Язгы буяулар бәйрәме (6+)

Мәктәп каникуллары көннәрендә 17 нче санлы китапханә «Язгы буяулар бәйрәме» дигән уен программасы уздырды.

Осенних ..
IMG_20221027_140203
IMG_20221101_110950
IMG_20221101_103651_1
IMG_20221101_112806

Чара башында алып баручы балаларга көз, аның билгеләре турында сөйләде. Шуннан соң укучылар бик теләп көзге – бакча җимешләре, гөмбә, яңгыр турында табышмаклар чиште. Чарага килүчеләр мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде, анаграммалар төзүдә актив катнашты. Чара кунаклары «Алтын яфраклар», «Бәрәңгене күчер», «Көзге кәрҗин» бәйгеләрендә катнашты. «Җиләк-җимешне таны» уены балаларда аеруча зур кызыксыну тудырды, анда алар үзләренең җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтте. 
Чара күңелле һәм файдалы үтте. Барлык катнашучылар татлы бүләкләр алды һәм күтәренке кәеф белән өйләренә кайтып китте. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: